Тимерчеләр

Категория: Поэзия
Тирән-тирән сулап, һава өргеч
Кара күмерләрне яндыра.
Чакы-чокы» чүкеч чыңылдавы
Бертуктаусыз тора яңгырап.
— Өрдер өргечләреңне,
Яндыр күмерләреңне лә,
Күтәр чүкечләреңне,
Һап!..

Чакы-чокы-чак!..
Очкын оча утлы күмерләрдән,
Алтын йолдыз сибелә, диярсең.
Алмаш-тилмәш суга өлгер куллар,
Чүкечләргә тик күз иярсен!
Егет булсаң,
Хезмәт итеп,
Күрсәт син көчләреңне лә,
Күрсәт син көчләреңне!
Һап!

Чакы-чокы-чак!
Чагылып китә маңгай тирләреңдә
Күмерләрдән төшкән яктылык.
Җыр кушыла чүкеч тавышына,
Беләкләрнең көчен арттырып.
Өрдер өргечләреңне,
Яндыр күмерләреңне лә,
Күтәр чүкечләреңне,
Һап!

Чакы-чокы-чак!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)