Туасы таңнарның кояшына

Категория: Поэзия
Мактау белән елны башлыйбыз,
Без елларга табан атлыйбыз!
Ел артыннан туган елга табан
Күчәр безнең, көчле нәселләр.
Эх!
Тугыз еллык бәйрәм көне бүген,
Алда көтә безне гасырлар!..

Мин дә әле менә ул үстерәм.
Үлеп-нитеп калсам, ул калыр.
Октябрьның илле еллыгында,
Меңнәр белән басып бер аякка,
Шул мәйданга килеп тукталыр!
Тугыз еллык бәйрәм көне бүген.
Егермесе аның тиз килер,
Безнең тавыш еллар күкрәгенә
Һаман шулай күкрәп иштелер!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)