Туган ил

Категория: Поэзия
Китми күңлемнән минем һич
Шул сөекле илкәем;
Анда сөйгән ярлы халкым,
Анда сөйгән әнкәем.

Анда таңнар җәйге диңгез
Балкуыннан нурлырак;
Анда җырлар сандугачның
Сайравыннан моңлырак.

Кайда барсаң да, имеш, ди,
Бер кояш бар җиргә баш;
Юк, туган җирдә бүтән ул,
Анда тик чын, үз кояш!

Анда күк тә бик якын шул,
Җирдә үк йолдызлары, —
Күзләрен күрсәң, танырсың,
Нәкъ үз авылың кызлары.

Анда һәр кич киң басудан
Тәмле хуш ис аңкуы;
Анда айның җанга иркә
Һәм ягымлы балкуы.

Анда, сайрар кош шикелле,
Көй суза гармуннары,
Сызла иркен, тын һавада
Анда ил зар-моңнары.

Анда җырлый җирдә һәр таш,
Кул изи һәрбер агач.
Анда кайтсам, мин дә башка:
Анда мин дә сандугач!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)