Туган йортыбыз

Категория: Поэзия
Совет иле — туган йортыбыз!
Шундый иркен синдә сулавы,
Тауларыңнан бәхет җырыдай
Шаулап ага чишмә сулары.

Матур синең җәйге таңнарың,
Рәхәт синең язгы җилләрең,
Шундый ямьле синең урманнарың,
Шундый иркен синең җирләрең.

Һәр халкыңны тигез яктыртып,
Байрагыңда балкый азатлык;
Синдә таптык аяз көн кебек
Матур тормыш, бәхет һәм шатлык.

Совет иле — туган йортыбыз!
Кояш сиңа мәңге нур чәчәр.
Бөек эше даһи Ленинның,
Шуның кебек - мәңге ул яшәр!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)