Тукай остаз

Категория: Поэзия
Зур шагыйрьләр дөньясына күзне салганда туры,
Анда оҗмах төсле татлы көн күрүләр ялтырый.

Мин дә кермәкче буламын шул иҗат дөньясына,
Гомерың, Байроннарың йөзгән шигырь дөньясына.

Тик җыен көндәш белән тулган минем арт-алларым,
Шул теләгемнән көлә барча минем дошманнарым.

Барча азгын, барча дошман булса ни дә торса — чурт!
Зур шагыйрьләрдән Тукаев булса хәлфә, мин — шәкерт!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)