Тукта, бер үткән гомерне...

Категория: Поэзия
Тукта, бер үткән гомерне
Искә төшерим дисәң,
Искә төшереп, бурычны
Өстән төшерим дисәң,
Башка мәшәкатьләреңнең
Карамый барлыгына,
Ялгызың тот та кырга чык,
Карабодай кырына.

Иртән дә, көндез дә түгел,
Көт кояш баеганын,

Көт шәфәкъка манылганын
Ышнада каеннарның, —
Карабодай чәчәгенә
Йогар шәфәкъ сарысы,
Хисләргә йогар сарысы,
Уйнар күңел сагышы.

Ахрысы, якты бу дөнья
Бездән дә кала бугай,
Офыклар артына батып
Бара күк карабодай.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)