Тулган Ай Ослан тавына...

Категория: Поэзия
Тулган Ай Ослан тавына
тиям-тиям, дип тора.
Алтын таҗ итеп аны тау
киям-киям, дип тора.

Таҗ буласы килми Айның —
иреге кыйммәт аңа.
Патша башында булса да,
коллыкта яшәү яман.

Ай янында якты йолдыз.
Нурлары да тоташкан.
Ничек шуңа сөенмисең?!
Ничек китәсең ташлап?!

Нәрсә ул таң, патша, дәүләт?!
Ниемә кирәк, кемгә —
иркенләп йөзә алганда
мәхәббәт галәмендә.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)