Изсәләр дә, кылыч чапсалар да,
Юлыкса да юлда мең үткел,
Шигырьле тел - фанилыкка бәйсез,
Үлемгә баш бирми андый тел.
Гамәлендә азат адәми зат -
Амин тотсын яки чукынсын -
Әмма сүздә шигъри куәт булса,
Ул сүз, димәк, үзе бер тылсым.
Шигъри сүзем минем - саф тылсымым
Авыр чакта сезгә кагылсын -
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым!
Кардәшләрем! Сезнең җанда туган
Шигырьләрне әйтер сүз көчен
Ни өчендер Ходай миңа биргән -
Өлешемә тигән көмешем...
Дөньялыкта яман сүзләр булмый,
Яман әйтүчеләр булмаса -
Булсын сүзем сүзләр чишмәсенә
Сүзләр чылтыратыр Колаша.
Китсен сүзем фани бу дөньяга,
Йөрер юлы аның ак булсын -
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым...
12 декабрь, 1992 ел.