Тылсымлы иртә

Категория: Поэзия
Болыт кызы уйный
Кояш арфасында, —
Язгы иртә тыңлый
Яшел арбасында.

Ул атларын җиккән,
Бар да яшел яллы,
Япмалары чиккән,
Һәр бизәге җанлы.

Калгый серле моңнар,
Җир тирән тын ала,
Сызыла алтын кыллар
Чыңлап тора һава.

Яфраклардан тама
Чык-яшь бөртеклйре,
Баллы дымын кага
Чәчәк керфекләре...

Миңа язгы назның
Сере аңлашыла:
Мин утырам язның
Яшел арбасында.

Менә чыгам юкка —
Эреп бетәм мин гел —
Мин һавада, чыкта...
Мин — беркем дә түгел.

Аң шат ирек тоеп,
Ни сан матдә тәнгә:
Калгып торам оеп,
Бөтен дөньям — мәгънә!

Болыт кызы кигән
Купшы көмеш киемен;
Бер аңлармын микән
Серен хәят көенең?..

Сылу чакыра көлеп,
Рухым күккә менә —
Гаҗәп моңнар кереп
Тула күкрәгемә!..

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)