Убыр-Таз

Категория: Художественная проза
Жанр: Сказки

Әүвәле булган, ди, өч агай-эне. Боларның икесе акыллы, ди, өченчесе тиле, ди, Убыр-Таз атлы, ди. Убыр-Таз бер эш тә эшли белми, ди. Моңа агалары әйтәләр, ди:

— Убыр-Таз, син тик торганчы киеккә тозак кор, — диделәр, ди.

Убыр-Таз тозак корды, ди. Корганның икенче көнендә барып караса, эләккән, ди, бер бик зур аю. Убыр-Таз аюны ычкындырып җибәрде дә, ди, өенә кайтып китте, ди. Өйгә кайткач, агалары моннан сораганнар, ди:

— Ни эләккән тозагыңа? — дип.

Убыр-Таз әйтте, ди:

— Попның кара сыеры эләккән, — диде, ди.

Иртәгесен Убыр-Таз тагын барган, ди, тозагын карарга,эләккән, ди, бик олы бүре. Убыр-Таз бүрене ычкындырып җибәргән дә, ди, өенә кайтып киткән, ди. Кайткач агалары:

— Тозагыңа ни эләккән, — дигәч, бу тагы:

— Попның кара танасы эләккән, — диде, ди.

Өченче көнне тагы барды, ди, Убыр-Таз тозагын карарга. Тозагына эләккән, ди, төлке. Бу төлкене ычкындырган да, ди, өенә кайткан, ди. Агалары моннан тагы:

— Ни эләккән? — дип сорадылар, ди.

Убыр-Таз әйтте, ди:

— Эләккән попның кызыл бозавы, — диде, ди.

Дүртенче көнне эләккән, ди, куян. Убыр-Таз барып аны да

ычкындырып кайтты, ди. Агалары:

— Ни эләккән? — дигәч:

— Попның ак көчеге эләккән, — диде, ди.

Ялан поп малы эләккән дигәч, агаларының моңа ачулары килде, ди.

— Моннан болай барсаң, эләккән нәрсәне өйгә алып кайт, — дип, кисәтеп җибәрделәр, ди.

Убыр-Таз өйгә кайткач, агалары сорадылар, ди:

—Ни эләккән тозагыңа? — дип.

Убыр-Таз әйтте, ди:

— Шүрәле эләккән иде, бик баетырмын дигәч, җибәрдем, иртәгә үземне кунакка чакырды, — дип.

Иртәгесен китте, ди, Убыр-Таз кунак булып. Барып җитүе белән шүрәле моны бик сыйлады, ди. Киткән чагында бер бик олы кап белән мал биреп җибәрде, ди, иртәгесен тагы чакырды, ди. Убыр-Таз өйгә кайткач, капны киштәгә куйды да, ди, үзе чыгып китте, ди. Үзе кайтканчы, җиңгәләре, кап эчендәге бар әйберне алып, җыеп куйдылар, ди. Убыр-Таз иртәгесен тагы барды, ди, шүрәлегә. Шүрәле моңа тагы бер, кап бирде, ди.

— Кайтып җиткәнче ачып карама, — дип әйтте, ди.

Убыр-Таз юлда ачып караган иде, ди, үзалдына тукмаклый торган тугыз тукмак сикерде дә, ди, Убыр-Тазны тукмаклый башлады, ди. Убыр-Таз: «Кап, ябыл!» — дип кычкырган иде, ди, тукмаклар капка кереп киттеләр дә, ди, кап ябылды, ди. Өйгә кайтып җиткәч, Убыр-Таз кабын ян сәкегә куйды да, ди, чыгып китте, ди.

Җиңгәләре ачып караганнар икән, тугыз тукмак чыгып, җиңгәләрен тукмакларга ябышты, ди. Әзрәк торгач, кайтты, ди, Убыр-Таз, болар Убыр-Тазга әйтәләр, ди:

— Тукмакларыңны тыйсаң, бар әйбереңне кире бирербез, — диделәр, ди.

Убыр-Таз: «Кап, ябыл!» — дип кычкырды, ди, тукмаклар бары да кереп беттеләр, ди, кап шап итеп ябылды, ди. Шуннан соң Убыр-Таз, агалары белән бергә, бик баеп тора башладылар, ди.