Үтенеч

Категория: Поэзия
Үзең коткар бәла һәм афәттән,
Ярдәмчем бул, ниләр күрсәм дә.
Тик коткара күрмә мәхәббәттән,
Учагыңда көлгә дүнсәм дә.

Озак яшим инде — күп булгандыр
Гөнаһлар да, үзең ярлыка.
Тик мәхәббәт гөнаһларын калдыр,
Мин бәхетле алар барлыкка.

Яман телдән, яман күздән сакла!
Сөю хисен сайрат, телен ач!
Һич рәнҗемәм гыйш вә гашрәт хакына
Калсам да ач һәм шыр ялангач.

Шигең булса Венерадан сораш,
Синнән-миннән күбрәк белә ул.
Мәхәббәткә әсир һәр газиз баш!
Шуңа бездән көлә генә ул.

Җибрил вәхый — илһам китерә диеп,
Көтсәм синнән зарыгып кич-иртә, —
Амурлары аның килә биеп:
Уйный-көлә, сөйдерә, исертә...

Син үзең дә тәхетең — биек күктән
Алиһәне күрсәң, мөгаен,
Гашыйк булыр идең һәм мөкиббән
Китәр идең бугай, ходаем!..

Бу дөньяда тынгы белмәгән җан
Тегесендә, белмим, тынармы!
Кисәтеп куй әле үзең алдан
Кабер ташы язучыларны, —

Ташка җамлы амур ясасыннар,
Җамда шәраб — шатлык яшьләре...
«Тыныч йокла...» түгел, ә язсыннар:
«Ул, — дип, — туды, сөйде, яшәде».

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)