Үтерелгән пәйгамбәр

Категория: Поэзия
(Октябрь революциясенә кадәр үлгән берәүнең авызыннан)

I

Каргамагыз мине, гөл-чәчәкләр!
Йокыгыздан сезне уятып,
Яланаяк шунда һәр көн йөрим,
Җырлый-җырлый урман буйлатып.
Нигә йөрим?
Яшь чәчәкләр! Сез әйтегез!
Сез сөйләгез! Нигә йөрим?
Ах! Юк! Сөйләмәгез, мин сорыйм,
Тик торыгыз! Иштәсезме! Тик торыгыз!
Мин дә, шунда башым түбән иеп,
Тавыш-тынсыз гына тик торыйм...

Мин бит һәр көн шулай таң алдында
Күл янында ялгыз утырам;
Әкрен генә җырлыйм, тагын тынам,
Тагын җырлыйм, тагын тик торам.
Нигә җырлыйм?!

Карт агачлар, хәтерлимсез, мин яшь чакта
Азмы сезнең янда йокладым?
Мин яшь идем шул ул чакларда;
Ә хәзердә, күрегез,
Ничек арган, ничек хәлдән тайган
Карт бер юлчы булып туктадым!

Ник туктадым?— Монда илем, халкым.
Алар — ачлар, мине көткәннәр;
«Тимер килер, безгә ярдәм итәр», —
Диеп, миннән өмит иткәннәр.
Ә мин?..
Әнкәй — ул хәзер дә шул ук әнкәй;
Ләкин кайчак шулай карый күземә,
Мин оялам, башым түбән иям,
Каннар йөгрә минем йөземә.
Мискин әнкәй...

II

Сөйлә, әнкәй! Сөйлә, мин туганда,
Кем булсын, дип дога кылдың син?
Нинди  дога   белән, үкрә-үкрә,
Канлы җиргә йөзең ордың син?
Әллә: "Углым минем тарих углы булсын!"  —
Диеп, дога кылдыңмы?
Әллә?.. Сөйлә, әнкәй, юат чит илләрдән
Сиңа кайткан тиле улыңны!
Кояш — шаһит: илем, иркем өчен
Сугшып йөрдем, әнкәй, ул күрде!
Зобанилар, явыз зобанилар,
Алар... Алар мине үтерде.

III

Хәнҗәр очлыйм, әнкәй, кискен хәнҗәр,
Синең кунагыңны суярга!
Мин кан телим, әнкәй, мин кан телим!
Канга исреп, телим хәсрәтемне җуярга!
Гаҗәпләнмә минем сүзләремә;
Ниләр сөйлим, белмим үзем дә;
Нинди хәсрәт уты йөземдә,
Аңлыйсың бит? Аңлыйсың үзең дә...

IV

Тән уртасы. Әнкәй, мин дар ясыйм:
Әмер булган мине асарга.
Мин дар ясыйм яшь бер пәйгамбәргә,
Дарга басып, күккә ашарга...
Кил, асраган анам! Үп улыңны!
«Гайса» киткән җиргә китәм мин,
Соңгы сулышым, сынган кылычым белән,
Дарга басып, антлар итәм мин:
Алар килер күктән болыт булып;
Уклар булып, җиргә яварлар;
Таш-тауларны ишеп, каннар белән,
Гәүдә белән җирне ябарлар!
Кылычлары булыр утлы яшен;
Кадап җиргә үлем байрагын,
Басып залимнәрнең күкрәгенә,
Итәр алар үлем бәйрәмен...
Түкмә күз яшь, әнкәй! Елама син:
Аерылам, дип, миннән — балаңнан!
 Әнием! Әнием, сорыйм, мин үлгәчтән,
Яшь көрәшче тудыр яңадан...

V

Гөлләр чәчтем, әнкәй, матур гөлләр,
Алар үсәр, әйе, үсәр бит?
Гөлләремне сөеп, таң җилләре
Һаман исәр — әйе, исәр бит?
Алар үскәч, алар гөлләгәч тә,
Әнием, беркөн чыгып өзәрсез,
Янып торган кызыл чәчәкләрдән
Үрә-үрә  һәйкәл  төзәрсез.

Ул һәйкәлгә мәңге, мәңге көлеп торган
Охрави бер авыз уярсыз!
Күкрәгенә:
«Яшьләй  үтерелгән  пәйгамбәр», —
Дип  язып   куярсыз.
Менә хәнҗәр, әнкәй, кискен хәнҗәр!
Бөек теләк белән, баладан,
Үтер мине, минем аккан каннан
Яшь көрәшче тудыр яңадан!
Мин киң хәят теләп илгә чыктым;
Албастылар кисте юлымны.
Мин «азатлык!» дидем.
Алар, көчләп,
Бәйләп куйды ике кулымны.
Мин сандугач булып, талга кунып
Сайрамакчы булган чагымда,
«Алар» аучы булды тагын да.
Мин, сайрамак теләп ил багында,
Канат кактым; шунда тагын да
Кан эчкече, ерткыч каракошлар
Шаулап торды тирә-ягымда.
Кайда хәят, әнкәй? Кайда һава
Ауру күкрәгемә суларга?
Яки бушлык кайда, төпсез бушлык,
Оятымнан качып еларга?..

Кояш — шаһит: илем, иркем өчен
Сугшып йөрдем, әнкәй, ул күрде!
Зобанилар, явыз зобанилар,
Алар... Алар мине үтерде!
Юк, юк! Мин үлмәдем! Әле мин үлмәдем!
Бирегез хәнҗәр миңа, мин сорыйм!
Соңгы кабат үлем таушы белән
Ил өстенә карап кычкырыйм!

Юлбасарлар! Угры! Фахишәләр!
Коллар! Толлар! Ачлар! Эшчеләр!
Килегез монда! Килегез монда, читлекләрдә
Үлем көтеп яткан көчлеләр!
Сөйлим сезгә сарай фахишлеген,
Килер   көнне, туфан-ташкынны!
Ишетәсезме?!—
Ах, юк, алар килми.
Ишетмиләр минем таушымны.
Алар — ачлар. Әле киләлмиләр —
Кулларында тимер богаулар.
Алар — анда, түбән чокырларда.
Чыгалмыйлар. Ауру-сырхаулар!..

Охрави — мәңгелек.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)