Үзгәртә алмам

Категория: Поэзия
Үзгәртә алмам тормышны,
Тормышның кануннарын.
Белеп торам, кемнәрнеңдер
— Исәр! — дип калуларын,
Минем арттан сәерсенеп
Елмаеп калуларын.

Язмышым — ак кәгазьдер лә,
Язарга үземәдер.
Гадәти булмас ул язмыш,
Мин үзгә, үземә бер.

Гел шулай исәр булырмын
Кемнеңдер карашында.
Бәхетем минем шундадыр,
Бәхетсезлегем шунда.

Үзгәртә алмам, үзгәрмәс
Тормышның кануннары.
Рәнҗетми инде, артымнан
— Исәр,—дип калулары.
Тик авыр
Гомергә мине
Аңламый калулары...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)