Уфадагы дусларым

Категория: Поэзия
Уфа, дим дә, уф, дип куям,
Уфа, дим дә, уфтанам.
Гомер буе Уфадагы
Дусларыма укталам…

Мин бу соңгы араларда,
Бигрәк әллә нишләдем:
Сагындыра якташларым,
Иптәшләрем, ишләрем!

Дусларым – Сафуаннарым,
Рәмил, Рәмисләрем…
Әй шәп егетләр дә инде –
Китәрлек тә исләрең!

Фаилләрем, Рәдифләрем,
Рудоль, Марат, Римнәрем…
Тоям авыр чакларымда
Мин аларның иңнәрен!

Кәдим, Айдар, Идрис, Урал…
Тагын әллә кемнәрем!
Алар минем кардәшләрем,
Алар минем тиңнәрем!..

Бар бит әле Мостай төсле
Бик газиз абыйларым!
Ни кызганыч, бик аз калды,
Аз калды андыйларым.

Дуслар иде Вазыйх, Динис,
Наҗар, Атнабайларым…
Булган бит әй Уфаларда
И нинди агайларым?!.

Калдылар чордаш дусларым –
Таяныр терәкләрем!
(Дусларыма үземнең дә
Бар микән кирәкләрем?)

Уфада минем дусларым
Ким дигәндә мең, димен!
Бу шигырьне кайсысына
Арнарга да белмимен…
Сагынам сезне, дусларым,
Сагынам сине, Уфам, —
Сагынган төсле Еники,
Сагынган төсле Туфан!

Нинди сагынудыр инде
Берөзлексез, туктаусыз…
Үзем дә белмим, ничекләр
Яшимдер мин Уфасыз?!

29.11.03

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)