Юк, кар яумый,кар оча...

Категория: Поэзия
Юк, кар яумый,
Кар оча.
Нәни-нәни ак бөртекләр
Оча-оча
Җир тирәли...
Кунмый җиргә.
Минем хисләр
Оча-оча
Җыр тирәли.
Тик кагылмый җырга...

Синең җырга.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)