Юк

Категория: Поэзия
Ник борчылам?! — димә бер дә, —
Вөҗданлы кешенең җирдә
Борчусыз булганы юк.

Сиздермәскә теләп тыштан
Күпме кыланма, сагыштан
Котылу юллары юк.

Масаясың икән данга, —
Бел, беркемнең, беркайчан да
Мактанып уңганы юк.

Патшалар да дәүран сөргән...
Тик беркем кеше гомереннән
Артыгын торганы юк.

Аягыңны суз чамалап,
Тормышның аякка карап
Юрганнар сырганы юк.

Җан — җан инде, күпме янсын — 
Талпынмасын, нишли алсын?!
Аягы-куллары юк...

Бәхетем минем бер яклы:
Булса да күкләрем якты, —
Ае бар, чулпаны юк.

Күз яшьләрем, таммасана,
Яңгырлар күпме яуса да
Диңгезләр тулганы юк.

Көннәре үтте язымның,
Шулай да күңел сазымның
Кыллары тынганы юк.

Хикмәт тә килми иптәшкә,
Инде җитәм җитмеш яшькә — 
Акылның кунганы юк.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)