Юл арасы гына...

Категория: Поэзия
Синең өең белән минем өем,
Синең илең белән минем илем —
Юл арасы гына.
Йөзләреңне бер күрәсе генә,
Күзләреңә бер багасы гына.

Синең күңел белән минем күңел,
Синең гомер белән минем гомер —
Бер җәй генә ара.
Көзләреңдә сары яфрак оча,
Язларымда таллар яфрак яра.

Синең илең белән минем илем,
Синең гомер белән минем гомер —
Тик бер генә адым.
Җәйләрдән син әллә ашыгып киткән,
Җәйләргә мин әллә соңга калдым.

Синең өең белән минем өем,
Синең күңел белән минем күңел —
Юл арасы гына.
Күзләреңә бер багасы гына,
Моңнарыңда югаласы гына...

Юл арасы гына...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)