Юнгштурм

Категория: Поэзия
(Җыр)

Көчле жилгә
Котырып чайкалган
Киң күкрәкле диңгез шикелле,
Җиңелү белмәс — 
   безнең гвардия
Күбекләнеп ташып сикерде —
   Ялкын бөркеп дошман ягына, 
   Күп катлаулы көрәш ярына!

Безне завод,
   Шахта учаклары
Тимер белән бергә үстергән.
Безнең канда
   Давыл яратылган
Тимер коллективның көченнән.
   Без үсәбез эштә, киңәштә,
   Кайный-кайный утта-көрәштә.
Без дулкыннар булдык,
Киң диңгездә
Без тудырдык көчле өермә.
Бу өермә
   Гөрләп алга чыкты
Һәр көрәштә, һәрбер җиңүдә.
   Без кайчан да җиңелә белмәбез,
   Без җиңәргә җиргә килгәнбез.
Безнең дәртләр
   көрәш битләрендә
Иң күрекле урын алдылар.
Безнең исем —
   Батыр юнгштурм,
Яшь ударник, җитез коммунар,
   Юнгштурм,
   Әйдә йөрәклән
   Коммунизм өчен көрәшкә!..

1930

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)