Уракчы кыз

Категория: Поэзия
Ай урагың салып иңбашыңа,
Кояш нурларыннан нур алдың;
Кояш нурларыннан нур алдың да
Салкын чишмәләрдән су алдың.

Басма өстенә басып су алганда,
Кулъяулыгың кемгә болгадың?
Талир тәңкәләрең чыңлаганда,
Кем исменә җырлар җырладың?

Ай урагың кебек кашларыңны
Кем бәхтенә шулай каралттың?
Тасма бавын алып маңгаеңнан,
Көлтә чәчең нидән тараттың?..

Әллә су буйлатып, ат уйнатып,
Сөйгән ярың ауга киттеме?..
Әллә кылыч тагып, мылтык алып,
Дошманнарга каршы киттеме?..

Әйтче: нидән шулай яшь егетләр
Гөл сибәләр синең алдыңа?
Йөзләрең шул синең таң кояшы,
Урагың да туган ай гына.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)