Урам-авыз сөйли

Категория: Поэзия
Иптәш, иптәшкәйләр,
Яшь егетләр, зурлар, бабайлар,
Эшче, хезмәткәрләр вә башкалар,
Кыскасы шул, абзый, агайлар, —
Йокламагыз!
Һәр көн иртә белән
Киоскыга чыгып карагыз
Һәм көтегез,
Шушы өч-дүрт көндә
Чыгып куяр «Чаян» бабагыз!
Үкенечкә-нигә калмас өчен,
Аузыгызны ачып калмагыз,
Бу номеры артык аз басыла,
Җитми калса, разбой салмагыз!
Без үзебез, «зинһар, алыгыз» дип,
Алай артык ялнып йөрмибез,
«Чаян»ны без
Ялнып кына сатып була торган
Начар журнал дип тә белмибез...
Инде үзегез ялынып сорасагыз,
Без адресын әйтә алабыз:
Беләсегез килсә, бу шигырьнең
Соңгы юлын укып карагыз!

Шигырьнең соңгы юлында «Чаян» журналының адресы бирелгән.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)