Юрамагыз

Категория: Поэзия
Юрамагыз язмышымны —
Язылмаган маңгаема,
Язылмаган йөзләремә,
Язылмаган күзләремә.

Юрамагыз язмышымны —
Бәхетемне,
Ялгышымны,
Сөюемне, әрнүемне,
Югалтулар,
Табышымны...

Карамагыз җанны телеп,
Сөйләмәгез җанга тиеп.

Күзләремдә зәңгәр хыял,
Алларымда, бәлки, кыя
Бәлки диңгез, бәлки упкын,
Бәлки ярга яткан дулкын,
Бәлки давыл...
Юрамагыз.

Юрамагыз язмышымны.
Язылмаган ул тузларга,
Билгесез ул йолдызларга.
Күзләремә, йөзләремә—
Беркая да язылмаган
Язмышымны үзем язам...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)