Урман

Категория: Поэзия
(Рабфакны бетереп ВУЗда укучы бер студентның истәлегеннән)

Урман.
Читләрендә аның әнкәй арыш урган,
Ләкин башкаларга...
Мескен...
Үзе ачтан үлгән соңыннан.
Миннән хәзер ерак булган,
Минем көтү көтеп йөргән урман!
Сәлам сиңа сөйгән улыңнан!
Синең бөтен җирең минем хәтердә;
Сагынсам да сине,
Яратсам  да  сине,
Кайта алмыйм әле хәзергә.
Көтүләрдә хәзер кем кәҗәсе
Алдан чабып йөри торгандыр;
Мин партизан булып киткәч, яланыңда
Кемнәр көтү кәгеп йөргәндер...
Мин, юкәләр юнып, җырлый-җырлый
Чабаталар үргән урында,
Кем ул җырлый-җырлый көннәр буе,
Ак  юкәләр сырып кулында,
Утыра торгандыр ул шунда.
Урман!
Сагынсам да синдә тиз булмам.
Юлларымның башы синдә, урман!
Яшьлек көнем синдә узган!
Синең яланыңда
Әткәй китте аклар кулыннан.

Урман!
Мин партизан сиңа кайтырмын!
Кайтырмын бер килер көннәргә;
Тик көтүче булып түгел,
Ә инженер булып эшләргә!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)