Уталган чүпләр

Категория: Поэзия
Һәр заманның, үзенең чире була,
Һәрбер чирнең була докторы,
Һәр дәвернең була үзенә күрә
Сволочы (каһәр суккыры!)...
Һәр бакчаның чүбе булган кебек,
Йолкып ташлый торган кул була;
Килеп кергән ишек күп вакытта
Сөрелеп чыгу өчен юл була...
Чистка булса — каһарманы була,
Сугыш булса — була корбаны;
Партия эчендә дә табылгалый
Контр булып йөри торганы.
Менә сезгә Туран каһарманы,
Партбилетлы партия дошманы,
Милли буржуйларның СССРда
Калдырып киткән пычрак штаны...
Бусы, ак погонлы «ватан гаскәрләре»
Шанлы килеш качып барганда,
Погоннарын ертып, кар базында
Моштым гьна качып калган да,
Еллар үткәч, явыз ният белән
Әллә нинди юллар аркылы,
Алдап-йолдап безнең арабызга
Килеп кергән, Шайтан алгыры.
Бусы, хәзрәтлеген яшреп, тамак өчен
Бик зур шәргый хәйлә ясаган.

Партиягә кереп урын алып,
«Совет сәдакасын» ашаган...

Заманыбыз — чистка заманыдыр,
Геройларны тудыру заманы,
һәр кояшлы иртә үзе белән
Алып килә безгә яңаны.

Менә сезгә рус хәзрәте бу,
Мулла Иван була,
Карагыз!
Ярты потлы көмеш тәресен яшреп,
«Партионный» булган бабагыз!

Ә бусына карап:
— Кем бу, мондый
Әйбәт егет була, — дисезме?
Бу бит безнең теге алпут улы
Кулакетдин була шикелле...
Шул, шул...

Бусын танымассыз:
— Бу электән
Сәүдәгәрлек итеп йөрегән,
Хәзер партиягә кергән;

Бусы менә
Көне-төне эчкән, җебегән...

Бу егетнең менә партстажы
Үскән саен борны үскән, ди;
Үсә-үсә хәтта борны тиеп,
Хан мәчетен җимреп киткән, ди.

Чистка комиссиясе бу чүпләрне
Йолкып ташлый торган кул булды,
Алдап-йолдап кергән ишекләре
Сөрелеп чыгу өчен юл булды.

Шәргый — шәригатькә бәйле.
Алпут — алпавыт.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)