Эчәсе шәрабым шешәсе
уңайсыз ауды да ватылды —
агылды, дөньяга аңкыды
шәрабның күңелле акылы.
Югыйсә уйлардан-моңнардан
арыган йөрәккә, башыма
дәрт өстәп булмасмы диеп, мин
тырыштым ашыга-ашыга...
Эчмәкче идем мин акылны
киткәнче башларым әйләнеп,
беразга булса да онытып
барлыгын мәкернең, хәйләнең.
Булмады. Шәрабым шешәсе
уңайсыз ауды да ватылды...
Сихәтен сарыфка сеңдереп,
акылы туфракка агылды.