Яңа чыкты

Категория: Поэзия
Укымаган мәдхүмнәрне мулла кую яңа чыкты, —
Мәскәү малын ябып калу яңа чыкты.

Әүвәлдәге хаҗилар суфи иде, —
Хаҗи булып кеше алдалау яңа чыкты.

Әүвәлдәге ишаннар да тәкъва иде, —
Ишан булып акча җыю яңа чыкты.

Мөселманнар бер-берсенә кардәш иде, —
Хулиганлык, шпионлык яңа чыкты.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)