Яну

Категория: Поэзия
Сине көтеп үткән көнем яна.
Синсез үткән сагыш-төнем яна.
Көннәр-төннәр диеп юанабыз,
Ә чынында исә гомер яна.

Бер болынның бер үләне яна,
Бер агачның, бер ботагы яна.
Учак яна диеп ялгышабыз,
Ә чынында исә гомер яна.

Офыкларда алсу шәфәкъ яна.
Күкрәкләрдә дөрләп йөрәк яна.
Мәхәббәт бу — яна, дөрли дибез,
Ә чынында исә гомер яна.

Яшен уты булып эзе кала,
Моңы кала...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)