Яшәүгә гимн

Категория: Поэзия
Рәхмәт сиңа, Кояш, нурларыңнан
Җырларыма якты моңнар иңде;
Мин аларны һәркөн җырлар идем
Офыкка баш куеп тыңларсыңмы?!

Яшәү дигән нәрсә иллә рәхәт -
Таң каласың һәрбер туган көнгә;
Ярый әле, мин - антимин түгел,
Антикояш түгел, Кояш, син дә.

Хыял белән генә җитә торган
Ул дөньялар безгә нигә кирәк?!

Галактикаларны ера-ера
Чиксезлеккә күп ашкынды йөрәк..

Нигә безгә чиксезлекнең чиге,
Бәхет барда Җирдә, яшәү барда?
Мәңгелеккә илче булыр өчен
Безнең җаннар күчә балаларга.

Без үлемсез - безгә дәвамчы бар,
Яшәү кала җирдә, хыял кала;
Әнә, Кояш, сиңа кулын сузып
Бишегендә ята сабый бала.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)