Яшьлегемнең асыл чәчәгенә,
Тормышымның асыл гөленә,
Нинди генә җылы сүзләр әйтим,
Тәбрик итеп, туган көнеңә.
Күкрәгемә кочып сөяр идем —
Җитми анда, иркәм, колачым,
Яннарыңа очып кайтыр идем,
Булсам таулар гизгән бер лачын.
Татыр идем иренең кайнарлыгын
Якын булсам әгәр яныңда,
Минем теләк: күрешергә булсын
Килер майның шушы таңында.