Яшьлек

Категория: Поэзия
Бакчадагы гөлгә сине
Тиңләр идем, яшьлегем,
Гөлләр көзен саргаялар,
Ә син мәңге яшь минем.

Тиңләр идем шаулап аккан
Язгы ташкын суына.
Сулар кибә, яшьлек шаулый
Бөтен гомер буена.

Күңел шатлык белән тулы,
Җаным һәрчак яшь минем,
Туган илем - гөл бакчасы,
Мәңге сулмас яшьлегем!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)