Яшьлектән килгән ике хат

Категория: Поэзия
Сабый төсле ихлас чакны күңел
Торган саен  ныграк сагына.
Казаннардан хатлар кошлар булып
Оча иде Бөре ягына.

Ә Агыйдел буйларыннан очып
Килә иде синең хатларың.
Истә әле һаман каушый-каушый
Хатларыңны ачкан чакларым.

Ул хатларда без сөйдек тә, җаным,
Без көйдек тә анда, яндык та.
Ә ул хатлар сакланадыр әле
Берәр ящиктә йә сандыкта…

Шул вакытлар шундый сагындыра,
Искә алсам, китә исләрем.
Тик укырга куркам ул хатларны —
Яшьлектәге сөю хисләрен.

Без кагылмыйк, әйдә, ул хатларга,
Калсын алар безнең яшьлектә.
Саклансыннар хисләр күңелләрдә,
Саклансыннар хатлар ящиктә.

Кабатланмый тарих кабат-кабат,
Кабатланмый яшьлек ике кат…
Ә хатларга тимик! Без үзебез
Шул яшьлектән килгән ике хат!..

25.10.03

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)