Язгы ташу

Категория: Поэзия
Без дә ялтыр түгел идек ал чакларда,
Без дә ефәк ялан түгел лә!
Язгы ташу сыман булды гомер...
Кая киткән? Кая түгелгән?
...Яшен кирәкмәгән күк юлыкты,
Дөньялыкның шушы төшендә.
Яшен килеш чатнап яшьнәмәгән
Яшәү насыйп булды кешеңә.
Язгы ташу сыман булды гомер-
Актарылып, ташып югалды.
...Ә бит бар гомерен баглаучылар
Айкап-байкауга бу дөньяны.
Юк, без булмадык ефәк ялан,
Язгы ташу булдык шикелле...
Ходай санап кына биргән гомер
Шул ташкындай бик тиз үтелде.
Юк, бел, ялтыр түгел идек ал чакларда,
Без дә ефәк ялан түгел лә!
Белмим: кая киткән язгы ташу?
Кайсы дәрьяларга түгелгән?

19.02.04.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)