Ык буенда чык тама...

Категория: Поэзия
Ык буйларын сарган безнең
Бөдрәдән дә бөдрә тал -
Читтә йөреп гыйбрәт алсаң,
Ык талыннан кодрәт ал!
Шундый күңел сыйсын ничек
Бер яшәү, бер гомергә!
Кайгыра тилмергән йөрәк,
Китәренә тилмерә...
Халык үзе аңламаслык
Сәхифәдәй калыккан
Затлар бар безнең татарда -
Аңлаешсыз халыкта!
Кычытканлы тыкрык сыман
Кыйтгалар аралары...
Адашкан юллар түрендә
Бу татар балалары!
...Аның давыллы тормыштан
Иштә, тыңлый белгәндә,
Шуны ачык төшенерсең,
Юл чыгасы яшь бәндә:
- Бу дөньяда гел айкалган,
Гел чайкалган хәлләрдә дә
Тыңла чык тәгәрәгәнен
Ыгыңда... чирәмнәрдә!
Бөдрә таллы Ык буенда
Чык тама да чык тама -
Дәшәм үземә: «Ашыкма син!
Яшәвеңнән туктам.
...Ык буенда чык тама...

12.09.80.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)