Ышанасы килә

Категория: Поэзия
Кешеләргә ышанасы килә,
Бушанасы килә күңелнең.
Ышанычым аклар дустым булчы,
Йолдызы бул күңел күгемнең.

Кешеләргә сыенасы килә,
Суынасы килми хисләрнең.
Күңел күгем әгәр буп-буш калса,
Йолдызларым сүнсә нишләрмен?

Кешеләргә таянасы килә,
Тайгакланган чакта юлларың.
Йолдызым бул,
Кара төннәремдә
Өметләрем булсын нурларың.

Кешеләргә ачыласы килә,
Ачынмаммы икән соңыннан?
Йөрәгеңне ачар кешенең дә
Күңелләре кайчак карурман...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)