Зәңгәр моң

Категория: Поэзия
Гел зәңгәр күз,
гел зәңгәр күз иде...
Балачактан миндә зәңгәр моң.
Зәңгәр булып төсмерләнә иде
кичен яңгыраган һәр гармун.
Гөлләр исе миңа зәңгәр иде,
зәңгәр иде тамчы чыңы да,
күк гөмбәзе зәңгәр кыңгырау иде,
ә мин аның теле — чынында.
Кайда гына барып бәрелсәм дә,
зәңгәр булып күктән моң яуды,
зәңгәрләтте бөтен нәрсәне ул,
зәңгәрләтте бөтен дөньяны.
Зәңгәрләнде язгы, көзге җилләр,
зәңгәрләнде аһлар, күз яше.
Әллә инде һәрбер зәңгәр күздә
зәңгәр чаткы булып мин яшим?!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)