Җәйге таң хатирәсе

Категория: Поэзия
(Федоровтан мокътәбәс)

Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә;
Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә.

Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм япан;
Китте инде кап-кара каплап ята торган чапан.

Тын гына яткан, ялыккан, төн буенча көн көтеп,
Ялтырап, җәйлеп ята күлләр, сихерле көзге күк.

Шат үләнлекләр, тәбәссемдә чәчәкләр, ләләләр;
Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр.

Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене
Күктә аккошлардай ак күчмә болытлар төркеме.

Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак җәйге таң;
Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң.

Галибанә — җиңүле рәвештә.
Тәбәссемдә — елмаеп көлмәктә.
Мәдхияләр — мактау шигырьләре.
Сәза — лаек, мөстәхикъ, муафикъ.
(«Мәктәптә милли әдәбият дәресләреяндә Г. Тукай биргән сүзлекчә.)

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)