Җәйге җилләр

Категория: Поэзия
Җәйге җилләр, иреклесез,
Көньякларга очыгыз;
Иркәмә сәлам илтегез,
Зифа билен кочыгыз.

Пышылдагыз колагына,
Шомырт чәчләрен сыйпап:

«Дускаең сине сагына,
Мәхәббәтеңә сусап.
Таң атканда өмет өзмә,
Чыгармы кояш диеп, —
Үзе кайтыр, бәлки, көзгә,
Дошман яуларын җиңеп».

Калевала иле – Карелия.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)