Җегетләр

Категория: Поэзия
Бар җегетләр: бик тәкәбберләрчә тоткан позасын,
Чөнки дөнья бакчасының күргән ул тик розасын;

Күрмәгән ул дөньяның каһрен, усал угрозасын,
Күрсә дә, калган «уг»ы, күргән фәкать ул розасын;

Күрмәгән язмышның ул зур тукмагын йә розгасын,
«Г» калып, күргән фәкать ул розганың да розасын.

Позасын — кыяфәтен, буй-сынын.
Розасын — чәчәген.
Угрозасын — куркытуын.
Розгасын — камчысын.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)