Хыял

Category: Poetry
Тәңредән килгән миңа бер иң кадерле зур бүләк —
Ул бүләк җир, күк, кояштан, язгы гөлдән изгерәк.

Моңлы чакта ул миңа бүген бер елмая да
Минем күкрәктәге агыр сулышларым җиңеләя.

Күздәге диңгез ташып чыкса, чылатса йөзләрем,
Ул фәрештәмнең кулы сөртә йөзем һәм күзләрем.

Яргалнаса күкрәгем, бәгърем теленсә вак булып,
Әллә кайдан ул килә миңа дару — тиръяк булып.

Ул минем юлдаш, минем сердәш, кадерле дустым ул;
Ул минем дөньям, кояшым, йолдызым! — Йә, кем соң ул?

— Әллә алтынмы? — Түгел! — Җәүһәр? — Түгел! — Соң ни алай?
Улмы? Ул татлы хыял - шул бит минем күгемдә ай!

Available translations:

Tatarish (Original)