И бу җанның кабынып ашкынуы,
И бу җанның ташып тетрәүләре...
Гөрләвекләр шавы читтә торсын,
Берни түгел язның күкрәүләре!..
И бу җанның сиңа талпынуы,
И бу җанның тулып түгелүе.
Берни кирәк түгел җирдә башка,
Бары синең күрү кирәк мине...
И бу җанның сыглып сыктаулары,
И бу җанның ятим үксүләре...
Кемнәр биргән миңа шундый җанны,
Шундый сөю салган кай җүләре...
И бу җанның әрнеп өзелүе,
И бу җанның сызлап сызулары...
Җаннарымда оҗмах җылылары,
Җаннарымда тәмуг кызулары...