Классташларыма
Җиде юл чатында учак яктык
Аерылышып китәр алдыннан.
Төнге күктә учак очкыныннан
Йолдыз булып хисләр кабынган.
Җиде йолдыз — безнең йолдыз бит ул,
Безнең йолдыз бит ул — Җидегән.
Җидегезнең җиде хисен тоям,
Йолдыз аша искән җил белән.
Уртак учагыбыз калды янып,
Җиде юлдан киттек җидебез.
Сагынганда бер-беребезнең хисен
Җидегәнгә карап белербез.
Офыкларда алсу шәфәкъ түгел,
Күчкән безнең учак яктысы.
Җиде төндә янар йолдыз булып
Гомер буе килә балкыйсы.
Җиде йолдыз — безнең йолдыз бит ул,
Безнең йолдыз бит ул — Җидегән.
Җидегезнең җиде хисен тоям
Йолдыз аша искән җил белән.