Күкрәгемне ачтым кояшка,
«Чахотка» ди доктор ул күкрәктә,
Әйдә, кояш әзрәк яласын!
Мин яралы булдым көрәштә,
Кояш миңа шәфкать туташ булсын,
Үпкәм ертыкларын ямасын
Минем тавыш беткән, карлыккан;
Ә җырлыйсым килә шашып-шашып,
Тәбрик итеп язлы көннәрне!
Өлеш алдым бик күп кан-уттан;
Калын карны ертып яз көлгәндә,
Канны кичкән мин дә көлмәмме?
* * *
Мин шатланам, минем каннарым —
Язгы ташкын төсле таштылар,
Йөрәкләрдә ялкын үстереп,
Чөнки безнең көрәш җимеше булып,
Гигант илгә яңа яз тудырды
Днепр һәм Волховстрой.
* * *
Күкрәгемне ачам кояшка,
«Чахотка» ди доктор,
Дөрес түгел,
Ул күкрәктә еллар ташкыны.
Мин дулкынлы алгы көрәшкә
Көлә-көлә көләч күкрәгемдә
Язлар тудырыр кояш асырыйм.
1929