Әләк

Категория: Поэзия
Тор гадел,
Йөр шиксез,
Бул изге,
Кыл яхшы,
Уйла туры,
Сөйләш чын, -
Буяр әләк!
Кайгыр, көен,
Интек, инәл,
Ела, тилмер,
Уйла, шәйлә,
Уеңны җәймә,
Телеңне бәйлә, -
Ябышыр әләк!
Каладан илгә,
Җирдән суга,
Суыктан утка,
Төшлектән төнгә,
Таудан атауга
Күч, кач,-
Табар әләк!
Чыкма, йөрмә,
Барма, кермә,
Берәүне белмә,
Шиклән, биклән,
Яклан, саклан,
Башыңнан каплан,-
Сизәр әләк!
Шушы яман,
Тинтәк башлы,
Иң акылсыз
Чак каргадан
Котылмасак,-
Итәр харап!

Илгә – авылга.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)