Киткәннәрме соң майлап?
Урамнар бүген тайгак.
Булмаса да этүче,
Егыла һәрбер үтүче.
Мәктәптән кайта Гайни,
Аның аягы таймый.
Итекләре дагалы —
Аның шул шәп чак әле.
Күрә Гайни: бер чатта
Бер карт егылып ята.
Йөгереп бара, торгыза,
Тагын шактый юл уза.
Барган саен, отыры
Күбрәк очрый карт-коры.
Гайни кебек нык терәк
Бик күп кешегә кирәк.
Кычкыра шул чак Гайни:
— Минем аягым таймый,
Ябышыгыз кулларга,
Егылмассыз юлларда!
Арыганнар, талганнар,
Егылганнар, ауганнар —
Бар да аңа тотына,
Зур бәладән котыла.
Командирдай иң алдан
Әй басып килә Гайни!
Уң ягында ун бабай,
Сул ягында ун әби.