Хәлифәлек трагедиясе

Категория: Поэзия
Пролог

«Истамбул дигән, ай, шәһәрнең
Кич ахшамсыз капкасы ябылмый;
Зур сарайлар, тәхет, хәлифәлек,
Сатып алыйм дисәң, табылмый».

Беренче пәрдә

Штаттан тыш калган Габтелмәҗит,
Истамбулдан
 китте, ну... и... вот!
Димәк, солтан хәзер безработный...
Нишләргә соң?
Корсак утыз пот,
Алтмыш кәләш
Мәмәй сорыйлар:
— Ефәк пәләй, диләр,
— Давай, диләр,
Бирмим дисәң инде — кыйныйлар.
Нужда, брат!
Солтан аптырады,
Фәсен салып уйлап торды да,
Күсе койрыгыдай мыекларын
Туда-сюда тартып борды да,
Швейцариягә табан юнәлде.
Тәти хатыннары койрык булып,
Кайсы җиңеннән,
Кайсы чабудан
Эләктергәч, малай, хәлифәбез
Үрле-кырлы сикерә ачудан.
Бу баштарак әле.
Соңга табан...
Соңга табанмы? —
Эшләр читенләште тагын да.
— Ипи бетте.
Солтан чагында
Кигән киемнәр дә,
Чалбарлар да
Тетелделәр.

... Шулай, тузан иләп,
Бер шәһәргә барып керделәр.
Гомер буе мондый әкәмәттән
Мәхрүм торган урам этләре
Дуу килделәр:
Бөек хәлифәне
Бик тиз генә чорнап алдылар;
Кайсы солдат,
Кайсы вәзир ролен алып,
Өрә-өрә саклап бардылар.

Икенче пәрдә

Өченче көн инде хәлифәнең
Корсагында бүре концерты.

Хатыннары дисәң? —
Сорама да;
Шундый хәлләр, Бохар шәкерте!
Бер бармаса эшләр, бармый икән;
Хатын дигәннәрең беркөнне
Йорт эчендә гауга салдылар.
Шуннан?
— Нәрсә булды?
... Ансын солтан белә —
(Печтик кенә тәпәп алдылар).

Яңа хәбәр:
Солтан хатыннардан колак какты,
Мескен...
Нишләсен?
Ялгыз калгач, башка эш юк инде,
Утырды да
Үксеп елады.
Аннан:
Болай диеп, трубкасын кабып җырлады:
— «Ислам шәригатен боздылар,
Нәмәхрәмнәр белән сыздылар.
Әллүки... »

Өченче пәрдә

Корсак, знать-не знаю, ди,
Икмәк сорый.
— Анысын инде кайдан табарга?
Чалбар төпләрем дә аузын ачкан,
Хатын да юк аны ямарга.

Чалбар, чалбар!
Син дә ертылгансың,
Нигә инде болай итәргә? —
Беләсең бит хәлне...
— Әл-л-лү-ки!
Хәзер инде кая китәргә?
Хезмәт биржасына? —
Эшли белмим.

Ни булса да әйдә — чорт с ним!
— Тыныч тормышымны боздылар,
Хатыннарны урлап сыздылар,
Әллүки...

Хезмәт биржасының сотруднигы
Хәлифәгә карап торды да:
— Әһә, үзе килде, Син — клоун?
Солтан:
— Мин хәлифә!
— Нәрсә?
— Хә-ли-фә!!!
— Атаң башы!
Артык сорап тормый,
Озаттылар аны циркка.

Ул шул көннән
«Көлке шаһы» булып
Әле дә хезмәт итә циркта.

Эпилог

Дини идарәләр хәзердә дә
Һәр җомгада әһле исламнан
Үтенәләр:
«Бөек» хәлифәне
Искә төшереп дога кылуын,
Ә хәлифә — мәшһүр Габтелмәҗит?
Европада солтан... клоун!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)