Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,
Ай кебек, нурны алардан икътибас иткән бу баш.
*
Булмый Пушкин шигърене һич хаинанә үз итеп,
Булса да "әлхәм" уку ул өр-яңа бер сүз итеп.
*
Аузын эт япмас, фәкать уйнар гариб сазым минем,
Мокътәбислектә Жуковский — зур остазым минем.
Кыйтга — кисәк, өзек.
Икътибас — файдаланып язу.
Хаинанә — хыянәтчеләрчә.
Гариб сазым — «шигъриятем» мәгънәсендә.
Мокътәбислектә — файдаланып, ияреп язуда.