Кыш. Җепшек. Карга күмелгән
Авылым урамнары.
Җанымда сулыгып елый
Сагыну бураннары.
Кышларда язлар сулышы —
Моңнары балачакның.
Буран булып Дәү әнкәмә —
Зиратка таба чаптым.
Кыш. Буран. Язлар сулышы.
Һәм хәтер...
Моңсу, моңсу...
Язларда ташкын булгандыр,
Боз астында тып-тын су...